news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада 3 исерек шофер тоткарланган

Бер шоферның икенче тапкыр исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган.

(Кукмара, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Үткән ялларда Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 3 исерек машина йөртүчене тоткарланган. Бер шоферның икенче тапкыр исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган, дип яза җирле басма.

23 сентябрь көнне 12.20 сәгатьләр тирәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре документларын тикшерү өчен ВАЗ-2112 машинасын туктата. Машина шоферы 42 яшьлек Кукмаралы булып чыккан һәм аның исерек хәлдә булуы ачыкланган. Документларын мәгълүматлар базасыннан тикшергәндә әлеге ирнең административ җаваплылыкка тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәнлеге ачыкланган. Хәзерге көндә әлеге иргә карата җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә. Россия Җинаятьләр кодексы нигезендә мондый гамәл өчен ике елга кадәр - иректән һәм өч елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100