news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада 2800 тонна печән хәзерләнгән

Район буенча 12100 гектар мәйданда күпьеллык үлән чабылган.

(Кукмара, 13 июль,"Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 13 июльгә район буенча барлыгы 12100 гектар мәйданда күпьеллык үлән чабылган. Бүгенге көнгә барлыгы 2800 тонна печән хәзерләнеп, 52 мең тонна сенаж салынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot