news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада 250 кеше уку йортларының эшчәнлекләре белән таныштылар

Укытучыларның республика киңәшмәсе кысаларында июнь аенда башланган чаралар ахырына якынлаша

(Кукмара, 22 август, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Бүген Кукмара 250 кешене – республика районнарының Башкарма комитет җитәкчеләрен, мәгариф идарәсе начальникларын, аларның урынбасарларын кабул итте, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кунаклар иң элек Кукмара аграр көллиятендә, шәһәребезнең күппрофильле лицеенда һәм гимназиядә, балалар бакчаларында, "Галактика" иҗат йортында булып, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар. Соңыннан район Мәдәният йортында "Россия Федерациясенең мәгариф стратегиясе: Татарстан Республикасында аны тормышка ашыру юллары" дигән темага үткәрелгән секция утырышында катнаштылар. Анда Татарстанның фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов, аның урынбасарлары, мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, республиканың милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипованың чыгышлары тыңланды.

- Укытучыларның республика киңәшмәсе кысаларында июнь аенда башланган чаралар ахырына якынлаша. Аның программасы бик бай булды: төрле секция утырышлары, татар теле укытучыларның корылтае үткәрелде. Аларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен Кукмара районы уңай мөмкинлекләр тудырды. Биредә бик зур күләмле хезмәт башкарылды. Шулай ук кукмаралыларның укучыларга профориентация бирү юнәлешендә башкарган эшләре дә игътибарга лаек, моны аграр көллият, күппрофильле лицей мисалында гына түгел, хәтта балалар бакчаларының эшчәнлегендә дә күрдек, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Рафис Тимерхан улы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100