news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада 18 гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды

Яћа йорт Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол хатыннарыныћ торак шартларын яхшырту кысаларында сафка баскан

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Кукмара бистәсенең Гафиятуллин урамында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән программа кысаларында сафка баскан чираттагы яңа йортның ишекләре ачылды, аннан 18 гаиләгә фатир бирелде, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.
Әлеге программа кабул ителгәч, районда 502 ветеран яшәү шартларын яхшырту буенча чиратка баскан. Бүгенге көнгә 465е яңа фатир белән тәэмин ителгән яки йорт-җиренә ремонт ясалган.
- Дәүләтебез сугыш ветераннарына һәм аларның гаиләләренә карата зур кайгыртучанлык күрсәтә. Районыбыз да шушы юнәлештә нәтиҗәле эшли. Бүген тагын бер йортның фатир ачкычлары ветераннарга өләшенсә, янәшәдә шундый ук 18 фатирлы йорт калкып килә. Сугыш афәтен үз башыннан кичергән өлкәннәребез мохтаҗлыкта яшәргә тиеш түгел, аларның картлыгы тынычлыкта, җитеш тормышта узсын иде. Бу йорт та яңа хуҗаларына игелекле хезмәт күрсәтсен. Аны сафка бастыруга көч куйган ПМК-90 оешмасына һәм башка төзүчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм тырыш хезмәтләре өчен ПМК-90 оешмасы хезмәткәрләре Рәхилә Гайнетдиновага, Александр Григорьевларга Мактау кәгазьләре тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot