news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада 12,5 килолы карбыз үстергәннәр

Орлыкларны март аенда тәрәзә төбендәге савытларга утыртып кәлшәләндердек, июнь башында бакчага чыгардык, ди бакчачы.

 (Кукмара, 22 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”, Гөлҗофар Миннеханова). Карбызны безнең якларда теплицада гына түгел, ачык һавада да үстереп була икән. Әлеге татлы көньяк җимеше Кукмара районының Каенсар авылында яшәүче, шигырьләр һәм кызыклы язмалар авторы Шаһидулла Мотыйгуллин бакчасында тәгәрәп үскән, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Көзен сатып алган карбызның орлыкларын алып калдык. Үстереп карыйк әле, дибез тормыш иптәшем Сәвия белән, - дип сөйләде хуҗа кеше. – Орлыкларны март аенда тәрәзә төбендәге савытларга утыртып кәлшәләндердек, июнь башында бакчага чыгардык. Төгәлрәк әйткәндә, салкын төньяк җилләреннән йортыбыз каплап торган урынга, кара балчыклы җиргә утырттык. Төпләрен бераз көл белән ашладык. Һәрчак җылымса су сибеп тордык. Суга кысыр чәчәкләрен дә өзеп алып куштык: бу чара башка чәчәкләрне серкәләндерергә ярдәм итә диләр бит.

Шул рәвешле, башта бер генә үсентенең җимеше күренгән. Бүтәнчә булмас, ахры, дип шикләнүләренә каршы, бераздан түтәлдә уннан артык нәни яшел “туплар” пәйда булган. Иң гаҗәбе: аларның барысы да август челләсенә кадәр үскән, ә инде августта балланып өлгергән. Карбызга үсү өчен бик үк эссе булмаган һава торышы да ярый, димәк.

Мотыйгуллиннар карбызларының берсе 12,5 килога җиткән, калганнары - 6-7 кило тирәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100