news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада 100 яшьлек өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар

Кукмарада 100 яшьлек өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар
Фото: Ризилә Корбанова/«Кукмор-информ»

Кукмарада 100 яшьлек өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар. Өлкәннәр көне уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесе, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Кукмарадан 102 яшьлек Хәнифә Минһаҗева, Березняктан 100 яшьлек Фәһимә Зәйнәгыева янында булып, аларны бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов та җирлекнең Акъәбисен иң күркәм бәйрәм белән котларга килгән иде.

«Сез — районның иң өлкән кешеләре. Без сезне хөрмәт итәбез, сездән үрнәк алып яшибез. Алга таба да шулай сау-сәламәт булыгыз, якыннарыгызның игелеген, кадер-хөрмәтен күреп гомер итегез», — диде Азат Гарифуллин.

Хәнифә апа да, Фәһимә апа да якыннарының яхшы тәрбиясендә гомер итәләр, аларның зиһеннәре әйбәт, хәтерләре яхшы, үз аякларында әкрен генә йөреп торалар.

«Тормышлар әйбәт, илләрдә тынычлык кына булсын», — ди алар.

Фото: © Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100