news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара юлчылары республика бәйгесеннән җиңү белән кайтты

Командага "Татавтодор" җәмгыятенең генераль директоры Айрат Шәймиевның рәхмәте белдерелде.

(Кукмара, 22 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Арчада "Татавтодор" җәмгыяте хезмәткәрләре арасында узган һөнәри осталык буенча республика конкурсында кукмаралылар да катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бәйгедә ун команда алты номинациядә көч сынашты. Алмаз Габидулин, Илһам Гыйләҗев, Олег Садовников, Равил Салиховлардан торган "Кукмара" юл ремонтлау-төзелеш участогы командасы "Автомобиль юлларының торышы буенча яхшы бригада" номинациясендә икенче урынны алды. Егетләргә "Татавтодор" җәмгыятенең генераль директоры Айрат Шәймиевның рәхмәте белдерелде. Команданы конкурска мастер Фәннүр Галиәхмәтов әзерләде, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot