news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Кукмара" юл төзелеш-ремонт участогының кышкы сезонга әзерлеген тикшерделәр

Участок 375 чакрым юлга хезмәт күрсәтә.

(Кукмара, 26 октябрь, "Татар-информ",  "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). "Татавтодор" җәмгыятенең "Кукмара" юл төзелеш-ремонт участогында техникаларның кышкы сезонга әзерлеге буенча парад үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Участок коллективы белән очрашуга район Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин, аның инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин, район ЮХИДИ начальнигы Фирүс Фәхретдиновлар килгән иде.

"Без райондагы 375 чакрым юлга хезмәт күрсәтәбез. Бүгенге көндә техникалар кышкы сезонга тулысынча әзер", - диде участок начальнигы Илшат Вильданов. 

Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда районда барлыгы 19 мең машина теркәлгән. Әле алай гына түгел район аша үтеп-китеп йөрүчеләр дә шактый. Шуңа күрә юлларның төзеклеге, чисталыгы ул – кешеләрнең иминлеге, сәламәтлеге икәнен дә онытмаска кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot