news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара халкының бердәмлеге сокландыра

Бер-беребезгә ярдәм итеп, игелек күрсәтеп яшәү — иң зур байлыгыбыз.

Газета битләрен ачып укый башласам, халыкның махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә төрле яклап ярдәм итүен күреп, күңелем нечкәреп китә. Яшьме ул, картмы — барысы да кулыннан килгәнне эшләргә тырыша. Кемдер кием җыя, кемдер кирәк-ярак юллый, нәрсәдер ясый, бәйли, балалар хәтта җылы хатлар яза. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.

Мин олы яшьтәге кеше буларак, күпне күрдем, күпне кичердем. Ләкин халыкның шулай берләшеп, авырлык килгәндә бер-берсенә терәк булуы һәрвакыт мине сокландыра. Безнең халыкның күңел җылысы көчле ул, аны бернәрсә дә сүндерә алмый. Бер-беребезгә ярдәм итеп, игелек күрсәтеп яшәү — иң зур байлыгыбыз.

Аллаһы Тәгалә барлык егетләребезне исән-сау кайтарсын, якыннарына сабырлык, ә безгә — бердәмлек һәм мәрхәмәтлек бирсен иде, дип яза газета.

news_right_1
news_right_2
news_bot