news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара халкы легендар музей директоры Ләбүдә Дәүләтшинаны соңгы юлга озатты

Кукмара халкы легендар музей директоры Ләбүдә Дәүләтшинаны соңгы юлга озатты
"Хезмәт даны" газетасыннан алынды

Кукмара халкы Кукмара туган якны өйрәнү музееның элеккеге директоры, легендар шәхес Ләбүдә Дәүләтшинаны соңгы юлга озаткан. Аңа 74 яшь булган.

Ләбүдә Дәүләтшина татар дөньясы тарихына Мәчкәрә авылы белән бәйле Ишмән шәҗәрәсен дөньяга таныткан, мәшһүр Чыңгыз Айтматовның нәсел тамыры әнисе ягыннан шушы авылга тоташканын ачыклаган шәхес шәхес булып кереп калды.

«Ләбүдә Дәүләтшинаны соңгы юлга озатырга район җитәкчелеге, туганныр, якыннары, хезмәттәшләре, дуслары, район халкы килде», дип яза «Хезмәт даны» район газетасы.

«Ләбүдә Әхмәтфид кызы кебек шәхеснең китүе – район өчен зур югалту. 1996 елда ул Кукмара туган якны өйрәнү музее директоры итеп билгеләнде. Аны музей белән яшәде дияргә мөмкин, музейның йөзе, символы иде. лаеклы яялга киткәч тә аннан киңәш сорыйлар, профессиональлеге өчен хөрмәт иттеләр», дип сөйләгән озату мәрасимендә район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова.

Ул Ләбүдә Дәүләтшинаның Мәчкәрә авылы җәмигъ мәчетен торгызуга, Мәчкәрә зиратындагы кабер ташларын өйрәнүгә керткән өлешен зурлап искә алды. Чыңгыз Айтматовның шәҗәрәсен төзүдәге олы хезмәтен билгеләп үтте.

Ләбүдә Дәүләтшина Асан-Елга авылы зиратына җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100