news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара волонтерлары хәрбиләргә күчмә мунча һәм мотоцикл җибәрде

Кукмара волонтерлары хәрбиләргә күчмә мунча һәм мотоцикл җибәрде
Фото: © Адилә Шакирова

Кукмара районының «Сугышчан туганлык» оешмасы махсус хәрби операция зонасындагылар өчен күчмә мунча ясаган. Волонтерлар аның хәрбиләргә җибәрелгән 7нче мунча булуын белдерә.

Фәнис Кәримуллин аны үз куллары белән эшләнгәнен әйтте. Ул гади мунча кебек үк, кер юу зонасы да бар.

«Без бер су савытын 30 литрга, икенчесен 150 литрга заказ бирдек. Менә монда мич урнаштырдылар. Монда ташлар салына. Салкын һәм кайнар су өчен краннар куелды. Барысы да эшли», - дип сөйләде волонтер.

Тәгәрмәчле мунча ясау идеясе 2 ел элек барлыкка килде. Мунча эчендә барысы уйлап эшләнде.Тиздән күчмә мунчаны махсус хәрби операциядәгеләргә илтеп бирәләр. Шулай ук «Урал» мотоциклын да сүтеп мунчага сыйдырганнар. Анда азык-төлек, беренчел кирәк-яраклар, медикаментлар да тутырганнар.

Материал Адилә Шакирова катнашында әзерләнде.

Фото: © Адилә Шакирова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100