Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара волонтерлары ныгытмалар төзү өчен махсус операция зонасына такталар җибәрәчәк
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Кукмара районы халкы Россия хәрбиләренә актив ярдәм күрсәтә. Алар алгы сызыкка азык-төлек, дарулар, кием-салым һәм төзелеш материаллары җибәрә. Тиздән чираттагы ярдәм партиясен озатачаклар.
Бу юлы фронтовиклар ныгытмалар төзү өчен 27 кубометр такта, саморезлар, генераторлар, 10 рулон пленка һәм 1 мең метр чамасы москит челтәре алачак. Волонтер Фәнил Хурамшин әйтүенчә, махсус операция башланганнан бирле хәрбиләргә 100 кубометрга якын агач материаллары тапшырганнар инде.
«Егетләр белән элемтәдә торам. Хәрбиләр билгеләп үткәнчә, безнең ярдәм аларга алга барырга ярдәм итә. Төзелеш материаллары дым үткәрми торган блиндажлар төзергә мөмкинлек биргән. Без аларның заявкаларын кабул итәбез һәм барлык үтенечләрен үтәү өчен бөтен көчебезне куябыз. Аларның һәркайсы өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуын телим», - дип искәртте волонтер.
Фото: © Әдилә Шакирова тәкъдим итте
Хурамшин шулай ук хәрбиләрнең рәхмәт сүзләре Кукмара районы халкын фронтка ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә рухландыра, дип билгеләп үтте.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Материал Әдилә Шакирова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз