Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара ветеринария табибы һөнәри бәйгедә өченче урынны алды
Илнур Исхаков 7 авылга хезмәт күрсәтә.
(Кукмара, 16 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Күптән түгел Татарстанның ветеринария берләшмәләре һәм мал табиблары арасында һөнәри бәйге җиңүчеләре билгеләнде. Алар Татарстан Баш ветеринария идарәсенең 25 еллыгына багышланган тантаналы чарада бүләкләнде. Җиңүчеләр арасында Мәчкәрә участок пункты мөдире Илнур Исхаков та бар иде, ул "Иң яхшы участок ветеринария табибы" номинациясендә өченче урынны яулады, дип яза җирле басма.
Илнур - тумышы белән Мәмәшир авылы егете, хәзерге вакытта гаиләсе белән Тәмәйдә гомер кичерә. Ул Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң, хезмәтен элеккеге "Үрнәк" хуҗалыгында ветеринария фельдшеры буларак башлап җибәрә. Ул елларда Мәмәширдә дуңгыз фермасы булган, ә Тәмәйдә сарыклар асраганнар. Илнур биредә сигез-тугыз ел эшләп калырга өлгерә, ә хуҗалык таркалганнан соң, төрле фермер хуҗалыкларда хезмәт куя. Мәчкәрә участок пунктына эшкә исә 2011 елда урнаша.
Кукмара участок ветеринария табибы Илнур Исхаков 7 авылга хезмәт күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз