Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара урманчылары һөнәри бәйрәмнәре көнендә Дәүләт Думасына сайлауларда катнашкан
Бүген урман хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Бүген Кукмара урманчылары һөнәри бәйрәмнәре көнендә Дәүләт Думасына сайлауларда катнашкан. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен бу икеләтә истәлекле көн. Бүген алар һөнәри бәйрәмнәрен генә билгеләп үтми, ә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда да катнаша.
«Кукмара» участогы урманчысы Инсаф Хәевның әйтүенчә, алар коллективта 25 кеше эшли һәм барысы да сайлауда үз тавышын биргән.
«Максатыбыз — табигатьне саклау, үстерү һәм әлеге байлыкны киләчәк буынга мирас итеп калдыру. Ә сайлауда катнашу — гражданлык бурычыбыз. Илебезнең киләчәге хәл ителә торган мондый мөһим вакыйгадан читтә кала алмыйбыз. Коллективыбызда үз һөнәренең чын осталары, табигатьне чиксез яратучы хезмәткәрләр эшли. Хезмәттәшләремне, урман тармагына катнашы булган һәркемне дә бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Эшебездә уңышлар телим», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз