Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара урамнары 100 процент яктыртыла
Кукмара урамнарын иске баганалардан арындыру махсус проект һәм "Торак пунктларда яктыртуны торгызу программасы" нигезендә башкарыла.
(Кукмара, 27 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева). Соңгы елларда Кукмара районы гына түгел, авыл урамнары да яктырды. Элегрәк теге яки бу авылдан: "Урамыбыз караңгы, кичләрен йөрерлек түгел", - дигән хәбәрләр алынса, хәзер исә сирәк-мирәк кенә лампочка янмавыннан шалтыратып зарланалар. Яисә лампочкаларның көн сәгатенә туры килмичә, иртә-соң кабынуы турында сөйлиләр. Без һәркемнең сорау-үтенечен шунда ук урындагы җитәкчеләргә җиткерәбез,һәм бу мөрәҗәгатьләр көне-сәгате белән хәл ителә, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
- Кукмара урамнары 100 процент яктыртыла, дип әйтергә була, -ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин. - Әлбәттә, шәһәребезнең әле кул җитмәгән урыннары да бар. Әйтик, яңалардан булган Калинин урамының бер өлешенә, "Көньяк" микрорайонының кайбер урамнарына баганалар утыртасы бар. Зур эшләрнең берсе булып, Гафиятуллин урамындагы, халык телендә "Алфавит" дип аталучы микрорайонны яктырту тора. Бүгенге көндә биредә бер генә лампочка да юк. Якынча гына исәпләп карагач, 1 чакрым 400 метр арада эш башкарасы бар икәне ачыкланды. Аны быел эшләргә планлаштырабыз. Күпләр игътибар итә торгандыр, Кукмара урамнарына, ут баганаларыннан торган "үрмәкүч пәрәвәзе"ннән котылып, энергия саклагыч лампочкалар куела торган яңа баганалар урнаштыру эше дә дәвам итә. Бу - бик кыйммәтле, күп көч куюны таләп итә торган хезмәт. Чөнки җир астыннан дүрт-биш төрле линия - 10 киловольтлы һәм башка ут, элемтә кабельләре үтә. Аларга зарар китермичә җирне казу, асфальт җәелгән юлны горизонталь тишеп чыгу юлы белән казып, торбалар сузып, аның аша чыбыклар үткәрү, зур игътибар сорый торган һәм бик мәшәкатьле эш. Яңа салына торган кабель дә бик кыйммәтле. Шәһәр башкарма комитеты игълан иткән конкурсны СПК "Энергия" оешмасы җиңеп чыкты һәм алар тарафыннан баганаларны алыштыру 2016 елда Ленин, Ворошилов урамнарыннан башланган иде. Узган ел Магистральная, Октябрь, Гагарин урамнарында эш барды. Быел исә Чернышевский, Эшчеләр тыкрыгы һәм "Олимп" боз сарае тирәләрендәге урамнарны яктырту планлаштырыла. Бу эшләрнең бер өлеше үзара салым акчасына башкарыла. Әйтик, 2016 елда 4 миллион 300 мең сум, 2017дә - 4 миллион 100 мең сум акча шушы максатларда тотылды.
Рөстәм Әхмәдуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары:
- Шәһәребез урамнарын иске баганалардан арындыру махсус проект һәм "Торак пунктларда яктыртуны торгызу программасы" нигезендә башкарыла. Игътибар иткәнсездер, элеккеге тупас ут баганаларына караганда алар күпкә зәвыклырак. Район башлыгы Сергей Димитриев "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Илшат Фәрдиев белән сөйләшүләр алып барганнан соң, бу эш башланып китте, һәм безнең районга 30 миллион сум акча кайтты. Бу акча бары тик кабель өчен генә тотыла. Ә калганы – баганаларны, детальләрне, идарә итү щитлары урнаштыру – үзара салым акчасына. Шәһәр урамнарын яктырту белән беррәттән авыллар да читтә калмый. "Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын яктырту" дигән республика программасы да районда уңышлы эшли. 2015 елда - Кукмараны әйләнеп үтүче, 1016 елда - Ядегәр, 2017 елда - Янил авыллары аша үтә торган юл кырыйларына баганалар урнаштырылды. Быел исә Түбән Шәмәрдән һәм Тарлау авыллары бу программага кертелде. Шулай ук Важашур, Пычак, Зур Сәрдек, Урта Комар, Ош.Юмья җирлекләрендә дә бу эш башкарылачак. Кукмараның үзендә 100гә якын лампочка алыштырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз