news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара укытучылары университет галимнәре белән очрашу ике якка да кирәкле дип саный

Мөгаллимнәр китап авторлары белән элемтәдә торырга тиеш.

Кукмара укытучылары университет галимнәре белән очрашу ике якка да кирәкле дип саный
Расих Фасхутдинов

(Кукмара, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Кукмараның Зур Сәрдек гимназиясе укытучылары бүген гимназия базасында узган “Хәзерге җәмгыятьтә туган телләр” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе ике якка да уңай тәэсир итәр дигән фикердә.

“Көзен татар теле тирәсендәге вазгыять киеренкеләнгәч, бер ара күңелләребез дә төшә башлаган иде инде. Ләкин тиз генә аңга килдек тә, бирешергә ярамавын аңлап алдык. Шуңа күрә, КФУ галимнәрен кабат үзебезгә чакырырга, фикер алышырга, киңәшләшергә, тәҗрибә уртаклашырга булдык, – ди татар теле укытучысы, гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлсинә Зыятдинова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, әлеге очрашу ике якка да файдалы булачак.

“Авыл укытучысына да галимнәр белән бер сулышта булу мөһим. Чөнки алар – без укыта торган китап, методик әсбап авторлары. Фән өлкәсенә караган яңалыкны да алар безгә караганда беренчерәк ишетә. Аннан соң мәктәп сулышы, гамәли эшчәнлек белән танышу аларның үзләренә дә комачау итми, – диде урынбасар.

Конференциянең пленар утырышы вакытында Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуров күп телле Кукмара районы шартларында татарча белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү турында сөйләде. Гимназия директоры Фидаил Галиуллин мәктәп тормышы белән таныштырды. Зур Сәрдек гимназиясенең "кичәге" укучысы, КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Чулпан Харисова татар телен яңа шартларда укытуга тукталып үтте. Профессор, Татарстанның атказанган укытучысы Фираз Харисов исә татар телен өйрәтүнең зааманча юнәлешләренә басым ясады.

Соңрак конференция эше секцияләрдә дәвам итте: 4 секциянең икесендә – укытучылар, икесендә укучылар фәнни эшләрен тәкъдим итте.

“Татар-информ” хәбәрчесе “Студентларның һәм укучыларның хезмәтләрендә телара бәйләнеш мәсьәләре” секциясен тыңлады. Биредә укучылар “Авыл халкының татар халык уеннарын белү”, “Телне саклау милләтне саклауга тиң”, “Социлаь челтәрләрдә замана яшьләренең теле” кебек фәнни эшләр яклады.

Секция җитәкчесе Чулпан Харисова укучыларның фәнни эшләрен әзерләүдә фәнни яктан да, иҗади яктан да якын килүләрен, тема сайлауга зур игътибар бирелүен әйтеп узды.

Искәртеп узыйк, бүген Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясендә төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. 100 еллык тарихы булган мәктәпкә КФУ галимнәренең беренче генә килүе түгел. Бу форматтыгы очрашу 2014 елда узган була. Бүген исә ике уку йорты арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100