news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара укучылары Россия Герое Рәсим Баксиков белән очрашты

Кукмара укучылары Россия Герое Рәсим Баксиков белән очрашты
"Хезмәт даны"

Кукмараның «Галактика» балалар иҗат үзәгендә Россия Герое исеменә лаек булган Рәсим Баксиков белән очрашу булды. Ул бу исемгә махсус хәрби операция вакытында батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек күрсәткәне өчен лаек булды. «Хезмәт даны» шул хакта хәбәр итә.

Очрашуда район башлыгы Сергей Димитриев, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, район мәктәпләрендә хәрби-патриотик юнәлештә эшләүче яшьармиячеләр, өлкән сыйныф укучылары һәм башкалар катнашты.

Өлкән лейтенант, танк ротасы командиры Рәсим Баксиков Алексеевск районындп туып-үскән. Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан танк училищесында белем ала. Ул узган елның ноябреннән махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Хезмәттәшләре белән бергә каршы якның сигез хәрби техникасын юк иткәне өчен ул Россия Герое исеменә лаек була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100