news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара укучылары һава торышын фаразлый торган технологияләр белән танышты

Кукмара укучылары һава торышын фаразлый торган технологияләр белән танышты
Фото Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтеннән

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Кукмара районында чираттагы «Цифр дәресе»н үткәрде. Ул Починок-Кучук урта мәктәбенең 7- 11 нче сыйныф укучыларына һава торышын фаразлый торган технологияләр турында сөйләде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укучылар дәрестә атмосфера күренешләрен үлчәү, анализлау һәм фаразлау процессларының ничек баруы, метеорадарларның һәм метеозондларның ни өчен кирәклеге, исәпләүләрдәге хаталарны ничек төзәтеп булуы, күрсәткечләрнең ничек дөрес кулланырга мөмкинлеге һәм ясалма интеллектның ничек ярдәм итүе турында мәгълүмат алды.

Искәртик, «Цифр дәресе» – ул укучыларга цифрлы компетенцияләрне үстерергә һәм һөнәр сайлауда ярдәм итә торган Бөтенроссия белем бирү проекты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100