news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара укучылары ашыгыч ярдәм бүлеге эшчәнлеге белән танышты

Кукмара укучылары ашыгыч ярдәм бүлеге эшчәнлеге белән танышты
Фото: Эльвира Иванова/«Кукмор-информ»

Кукмара укучылары ашыгыч ярдәм бүлеге эшчәнлеге белән танышты. Әлеге очрашу «Беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча һөнәр белән танышу» проекты кысаларында узды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Лилия Нургалиева яза.

«Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге кураторы Гүзәлия Пахомова тәкъдиме белән Кукмара 3нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә булдылар. Әлеге очрашу «Беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча һөнәр белән танышу» проекты кысаларында узды. Укучыларны биредә бүлекнең өлкән фельдшеры, 19 ел медицина өлкәсендә эшләүче Илүзә Газизуллина каршы алды.

Өлкән фельдшер үз эшчәнлекләре белән таныштыруны «Ашыгыч ярдәм» машинасыннан башлады. Авыруга үзвакытында тиешле ярдәм күрсәтү өчен автомобиль эчендә нинди җиһазлар булуын, кайсы очракта кичекмәстән нәрсәләр эшләргә кирәклеген егетләр аеруча бирелеп карадылар, тыңладылар.

Ә инде бүлекнең үзенә үткәч, Илүзә апалары иң элек яшь кунакларның кулына ЭКГ аппараты аша үткән кардиограммаларны өләште.

«Кардиограмманы тиз һәм дөрес итеп «уку белү» мөһим, чөнки без авыруда нинди патология икәнен: кискен миокарда инфаркты булмаганмы, яисә йөрәк тибешендә үзгәрешләр бармы, яки башка төрле авыру кичергәнме икәнлеген тиз генә ачыклап, беренчел диагнозны куярга тиешбез. Шуннан чыгып, авыруга тиешле иң беренче ярдәм күрсәтелә.

Кардиограммаларның һәркайсы төрле-төрле, арада инфаркт кичергән авыруныкы да, тахикардия булганыныкы да, йөрәге сәламәт булган кешенеке дә бар. Аннан соң авыруның нинди дарулар кулланганы, нәрсә борчыганы, кайчаннан бирле үзен начар хис итүе белән кызыксынып, аны табиб кулына тапшырабыз. Ашыгыч ярдәм бүлегенең тәүлек буе ябылып торганы юк, бездә югары категорияле 10 фельдшер, 5 шәфкать туташы эшли. Һәрдаим табиб кизү тора», — дип таныштырды өлкән фельдшер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100