Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара укучысы "Ел лицеисты - 2018" республика спартакиадасында призлы урын алды
10 сыйныф укучысы Илназ Шакиров "Сафта төз - көрәштә көчле" номинациясендә 3нче урынны яулады.
(Кукмара, 11 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Казанда "Ватанның тугрылыклы уллары" шигаре астында "Ел лицеисты - 2018" республика спартакиадасы үткәрелде. Анда сайлап алу турыннан үткән 42 өлкән сыйныф укучысы катнашты. Анда беренче гимназия укучысы 3нче урынны яулады, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Спартакиадада катнашучылар өчен ату кораллары, экспертиза-криминалистика техникасы, ЮХИДИ бүлекчәләре һәм полициянең патруль-пост хезмәте автотранспортыннан күргәзмә оештырылды, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең чыгышлары күрсәтелде.
Укучылар өч номинациядә көч сынашты: "Россия һәм эчке эшләр органнары тарихы, хокук белгече", "Иң көчле, җитез һәм оста", "Сафта төз - көрәштә көчле".
Спартакиада нәтиҗәләре буенча беренче гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы Илназ Шакиров "Сафта төз - көрәштә көчле" номинациясендә 3нче урынны яулады. Аңа медаль, диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз