news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара укучылары "WorldSkills Russia" чемпионатында призлы урыннар алдылар

Татарстанда 27 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр "WorldSkills Russia" эшче һөнәрләр төбәк чемпионаты уза.

(Кукмара, 8 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Татарстанда 27 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр "WorldSkills Russia" эшче һөнәрләр төбәк чемпионаты узды. Ярышларда Кукмара аграр һәм Лубян урман-техник көллияте укучылары да актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Эшче һөнәрләргә игътибарны арттыру һәм аларның абруен күтәрү максатында үткәрелүче әлеге чемпионат яшьләр арасында елдан-ел киңрәк колач ала. Быелгы ярышларда барлыгы 16 яшьтән 22 яшькә кадәрге 814 конкурсант катнашып, аларның хезмәтләрен 764 эксперт бәяләгән. Ярышлар 91 төрдә (компетенциядә) үткәрелгән, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кукмара аграр көллиятенең өченче курсында белем алучы Саба районы егете Делюс Гарифуллинның "Ворлдскиллс" ярышларында беренче тапкыр гына катнашуы түгел. Үткән ел да ул беренче урынга лаек булып, Татарстан җыелма командасы составында кергән. Быел осталыгын тагын бер кат исбатлады: "Җиңел машиналарга ремонт һәм хезмәт күрсәтү" компетенциясендә ярышып, беренчелекне алды һәм аны алда Бөтенроссия чемпионаты көтә.

-Ярышларга теоретик һәм практик яктан ныклап әзерләндек. Безнең уку йорты базасында моның өчен тулы мөмкинлекләр бар. Делюс үзе дә тырыш, актив егет, үҗәтлеге дә бар, белмәгәнен белергә тырыша, - диде аның җитәкчесе Дилүс Ибраһимов. - "Ворлдскиллс"та биремнәрнең утыз процентнын - теория, ә калганын практик өлеш алып тора. Алар өч көн дәвамында биш модульдә эшләп күрсәттеләр. Иң авыр сынауларның берсе - двигательгә диагностика ясау булгандыр, чөнки мин аны табибның авыруга диагноз куюы белән чагыштырыр идем. Баллар компьютер ярдәмендә исәпләнә. Хәтта Мәскәүдән дә бәйсез экспертлар чакырылган иде. Нәтиҗәләр иң соңгы минутларда – ябылу тантанасында гына билгеле була.

Мондый төр ярышлар укучыларга белемнәрен тагын да камилләштерергә ярдәм итә, төрле авыр хәлләрдә үз-үзләрен тотарга өйрәнәләр. Татарстан җыелма командасына кергән студентлар өчен махсус укулар оештыралар, психологик яктан да әзерлиләр икән. Чөнки ярышлар вакытында тамашачылар да күп була. Шуңа күрә кайбер конкурсантлар каушарга да мөмкин бит.

Чемпионатка әзерләнү башка фәннәрне үзләштерүгә комачау итмиме икән соң? Бу хакта Делюс Гарифуллинның үзеннән сорарга булдым.

-Юк. Мин барлык фәннәрне дә укырга өлгерәм. Кайбер дәресләрне калдырырга туры килсә, иптәшләремнән шул дәрес конспектларын алып өйрәнәм. Көллият укытучылары теләктәшлек күрсәтәләр, булышалар, - диде ул.

Делюс тәҗрибә туплауда, эшкә өйрәнүдә әтисенең дә ярдәме зур булуын билгеләп үтте. Үзләренең автомобильләрне ремонтлау сервислары бар, шунда әтисе янында кайнаша икән.

Чишмәбаш авылыннан Фәннур Бикмөхәммәтов Кукмара аграр көллиятендә быел соңгы курста белем ала. Алга таба укуын аграр университетта дәвам итәргә планлаштыра ул. Киләчәктә тормышын авыл белән бәйләп, туган ягына кирәк буласы, файда китерәсе килә аның. Чемпионатта "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенциясендә егет өченче призлы урынга лаек булган.

-Быел дүртенче курста белем алам, чыгарылыш имтиханнары "Ворлдскиллс" стандартлары буенча булачак, диделәр. Шуңа күрә әлеге чарада катнашу миңа, беренчедән, кешеләр белән аралашырга, үземне сынап карарга мөмкинлек бирсә, икенчедән, чыгарылыш сынауларына әзерлек тә булып тора, - диде Фәннур. – Чемпионат Казан аграр университет базасында үткәрелде. Ярышлар барган өч көн дәвамында Универсиада шәһәрчегендә яшәдек, анда барысы да югары дәрәҗәдә иде. Ярыш шартлары буенча биш модульдә биремнәрне үтәргә кирәк. Бер модульгә өч сәгать вакыт бирелә. Беренче ике көндә икешәр һәм соңгы көнне бер модульдә эшләдек.

Фәннур үзләренең шәхси хуҗалыкларында да МТЗ-82 тракторы белән төрле эшләрдә катнаша: бакча сукалый, печән дә алып кайта... Әтисе Габделнур абый да егерме биш еллык эш стажы булган тәҗрибәле механизатор икән. Әтиле-уллы киңәшләшеп хезмәт куялар алар.

-Фәннур - бик тырыш егет. "Ворлдскилс"ның Сарман районында үткән "челтәр" (сетевой) этабында да үзен бары яхшы яктан гына күрсәтеп, егерме биш кеше арасында өченче урынны алган иде, төбәк чемпионатында да өченче урынны яулады, - диде Фәннурны ярышка әзерләгән укытучысы Ренат Дунаев.

Лубян урман-техник көллияте студентлары Казанда үткәрелгән "Яшь профессионаллар" төбәк чемпионатында беренче урынга лаек булып, туган якларына зур җиңү белән кайтканнар –. Көллият укытучысы Наталья Сираҗетдинова әйтүенчә, алар бу ярышларда 2015 елдан бирле үзләрен сынап карыйлар икән инде. Беренче елларны икенче-өченче урыннарны алсалар, соңгы ике елда беренчелекне бирмиләр. Быелгы ярышларга дүрт команда әзерләгән булганнар һәм шуларның иң яхшыларын сайлаганнар. Икенче курс студентлары Руслан Зайцев һәм Максим Янусиклардан торган команда "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше" компетенциясендә катнашкан. Аларны ярышка укытучылары Наил Сираҗетдинов һәм Наталья Сираҗетдиновалар әзерләгән.

-Командага 20 квадрат метрлы кечкенә бакча эшләү өчен унбиш сәгать вакыт бирелгән иде. Шул вакыт аралыгында алар кирпечтән чәчәк түтәле ясау, табигый таштан стена өю, брусчатка җәю һәм башка эшләрне башкардылар. Эшләнмәләрнең барысы да куелган нормативлар нигезендә, миллиметрына хәтле төгәл туры килергә тиеш иде. Жюри составы һәр нечкәлеккә игътибар итә, - дип, ярыш шартлары белән таныштырды Наталья Сираҗетдинова.

Максим белән Русланның мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр катнашулары. Алар уку йортында бер төркемдә белем алар икән.

-Өч көн барган конкурсның башында бераз каушатты, әмма үзебезне кулга ала алдык, команда рухы, бер-беребезне аңлап эшләү бөтен авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итте, - диде Руслан.

-"Яшь профессионаллар" чемпионатында катнашу яшьләр өчен кирәк дип уйлыйм, башкаларга да үзләрен сынап карарга тәкъдим итәр идем. Тагын да камилрәк итеп эшләргә өйрәнәсең, күпме уңай кичерешләр аласың, яңа дуслар, танышлар табасың, - дип, киңәшләрен бирде Максим. – Без, мәсәлән, Чистай командасы белән бик дуслаштык. Барлык конкурсантлар да көчле, ныклап әзерләнгәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100