news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара укучылары Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары белән очраштылар

Укучыларга су басу сәбәпләре, ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.

 Кукмара укучылары Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча коткаручылары белән очраштылар

Укучыларга су басу сәбәпләре, ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр

(Кукмара, 31 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Иҗат академиясендә мәктәп укучыларының Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча хезмәткәрләре белән очрашуы булды.

Шәмәрдәндәге 4нче эзләү-коткару отряды коткаручылары Ренат Хуҗин һәм кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Түбән Камадагы бүлегеннән Сергей Федоровлар укучыларга үзләренең эшчәнлекләре, су басу сәбәпләре, ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, шулай ук язгы бозда куркынычсызлык кагыйдәләре хакында да сүз булды, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Дәресләр фото һәм видеоматериалларны күрсәтү белән бергә үрелеп барылды.

- Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренең төп бурычы: халыкны, аеруча яшьләрне куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү. Мондый әңгәмәләр эзсез узмас һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен белү күп кенә бәла-казалардан саклап калырга ярдәм итәр дип ышанасы килә, - диде Ренат Хуҗин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100