news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара укучылары район архивында экскурсиядә булдылар

Укучылар 1939-1945 елларда басылган "Большевик" район газетасы төпләнмәләрен, районның күренекле кешеләренең шәхси документларын карады.

(Кукмара, 13 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара 3нче урта мәктәбе укучылары район архивында экскурсиядә булдылар. Экскурсияне архив җитәкчесе Гөлнара Касыймова үткәрде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Балалар бу оешманың тарихы, биредәге эш үзенчәлекләре, документларны саклау кагыйдәләре, архив фондының формалашуы, кирәкле мәгълүматны ничек табу һәм уку чорында архив документларыннан файдалану мөмкинлеге турында белделәр. Әңгәмә документларны күрсәтү белән үрелеп барды. Укучылар бигрәк тә 1939-1945 елларда басылган "Большевик" район газетасы төпләнмәләрен, районның күренекле кешеләренең шәхси документларын, фотодокументларны кызыксынып карадылар, фронтка 13 яшендә киткән полк улы Камил Шакиров турында сөйләгәнне игътибар белән тыңладылар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot