news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара укучылары балалар һәм яшьләр сәнгате бәйгесендә дипломнар белән бүләкләнде

Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Кукмара укучылары балалар һәм яшьләр сәнгате бәйгесендә дипломнар белән бүләкләнде
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 12 апрель, "Татар-информ",  "Хезмәт даны").  Кукмаралылар “Добрые традиции” фестиваленнән дипломнар белән кайттылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Төбәкара “Добрые традиции” балалар һәм яшьләр сәнгате фестиваль-конкурсы Питрәч районы, Шәле авылында узды.

Әлеге бәйгедә вокал-соло номинациясендә Ралия Мифтахетдинова беренче дәрәҗә дипломант, “Җыр ансамбльләре” номинациясендә Кукмара балалар музыка мәктәбе һәм район Мәдәният йортында эшләп килүче балалар ансамбле икенче, район Мәдәният йортыннан “Бусинки” ансамбле өченче дәрәҗә лауреат булдылар.

Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы Нияз Каримуллин “Вокал-соло” һәм “Авторлык әсәрләре” номинацияләрендә беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100