news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара укучылары Бөтенроссия туган телләр форумында җиңгән

Форум кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиада һәм "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсына йомгак ясалды.

Кукмара укучылары Бөтенроссия туган телләр форумында җиңгән
kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/4nche-urta-mktp-ukuchylary-ichelr-isemlegend

(Кукмара, 4 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Универсиада авылының халыкара информация үзәгендә Бөтенроссия туган телләр форумы узды. Кукмара укучылары җиңүчеләр исемлегенә кертелгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Форум кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиада һәм "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсына йомгак ясалды. Кукмара 4нче урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Ильяс Үзбәков һәм 4 сыйныф укучысы Динә Гыйниятова җинүчеләр исемлегенә кертелгән иде.

Укучыларны әлеге конкурса мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Динә Йөзмөхәммәтова һәм Гөлфия Хәйдәрова әзерләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot