news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара удмуртлары өчен яңа «Вамыш» газетасы 400 данә тираж белән чыга башлады

Агымдагы елның 5 апрелендә Кукмара районында беренче тапкыр удмурт телендә газета нәшер ителә башлаган.

Кукмара удмуртлары өчен яңа «Вамыш» газетасы 400 данә тираж белән чыга башлады
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Кукмара районында 1930 елда рус һәм татар телләрендә ике газета бастырыла башланган. 2021 елдан «Трудовая слава» газетасында айга бер тапкыр «Вамыш» исеме астындагы удмурт полосасы бастырылып килгән.

«Күптән түгел, 5 апрельдә, «Вамыш» исемле үзаллы газетаны чыгара башладык. Ул 8 полосалы булып, 400 данә чамасы тираж белән нәшер ителә. Әйтәсебез килә, бу газета – районнан удмурт халкына зур бүләк. Республика җитәкчелегенә рәхмәтлегебезне белдерәбез», – дип белдерде баш мөхәррир - «Хезмәт даны» редакциясе филиалы җитәкчесе Эльвира Миңнәхмәтова.

Ул районда удмуртлар сан буенча икенче урында торуын билгеләп узды. «Кукмара районы халкының гомуми саны 52 меңнән артык кеше тәшкил итә. Статистика күрсәткәнчә, удмуртлар икенче урында тора, шуңа күрә аларның туган телләрендә газета бастыру бурычы куелды. Безнең районда 6 удмурт җирлеге бар, 4-5 удмурт мәктәбе бар. Алар бик актив, авторлар безгә хәбәрләрен җиткерәләр, язалар», – диде ул.

Газетада актуаль яңалыклар рус телендә чыккан район газетасыннан тәрҗемә итеп бирелә. Бу материаллар газетаның беренче полосаларына чыгарыла. Калган битләрдә райондагы удмурт милләтенең яшәеше, вакыйгалар яктыртыла.

«Бу газета тарихы 2014 елда башланды. Районның активистлары җыелып, удмурт телендә газета чыгару хакында сүз кузгатты. Әлбәттә, бу эшнең башлангычында Кукмара удмуртларының күренекле шәхесе һәм «ВужМем» удмурт тарихи-мәдәни җәмгыятенә нигез салучыларның берсе Владимир Жуков тора, бу аның идеясе иде. Кукмара районы – республикада иң күп удмурт халкы яшәгән як, без үз газетабызны булдыра алабыз, дип әйтә иде. Ләкин ул вакытта «Трудовая слава» газетасы кысаларында гына «Вамыш» барлыкка килде», – диде Кукмара районының удмурт милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Семенов.

Газетаның баш мөхәррире белдерүенчә, язылу кампаниясе барышында удмурт авылларында халыкның фикерләрен белешкәннәр. Алар үз туган телләрендә газета чыга башлауга ихлас сөенеп, үзләренең теләкләрен һәм тәкъдимнәрен әйткәннәр. Мәсәлән, бик әдәби телдә булмасын, дигән удмуртлар.

Газета һәр җомга нәшер ителәчәк, Россия төбәкләрендә яшәүчеләр басманың электрон версиясенә дә язылу мөмкинлегенә ия. Аны «Татмедиа» АҖ урындагы филиалы гамәлгә куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100