Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара Туган якны өйрәнү музеенда Фәния Хуҗахмәт белән очрашу үткәрелде
Кукмара киез итек-киез комбинатында да шундый чара булачак.
(Кукмара, 26 октябрь, “Татар-информ”, “Трудовая слава”). Кукмара Туган якны өйрәнү музеенда татар дөньясында журналист һәм дини календарьлар нәшер итеп таратучы буларак танылган Фәния Хуҗахмәт белән очрашу уздырылды. Анда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, мәдрәсәгә йөрүче мөслимәләр, хуҗабикәләр катнашты, диелә kukmor-rt.ru сайты хәбәрендә.
Очрашуда балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре калку итеп кузгатылды. Сөйләшүдә катнашучылар фикер уртаклашып, үзләреннән тәкъдимнәр кертте. Фәния Хуҗахмәт үзенең иҗаты белән таныштырып, хәтирәләрен барлады, шулай ук 2017 елга әзерләгән татар-мөселман календарен тәкъдим итте.
Музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина 15 ноябрьдә Кукмара киез итек-киез комбинатында очрашу үткәрү теләге белән мөрәҗәгать иткәч, очрашуда катнашучылар аны хуплап кабул итте, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз