news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара туган якны өйрәнү музеенда рәссам Мәхмүт Исмәгыйлевның шәхси күргәзмәсе ачылды

Кукмара туган якны өйрәнү музеенда рәссам Мәхмүт Исмәгыйлевның шәхси күргәзмәсе ачылды
Фото: https://kukmor-rt.ru

Кукмара туган якны өйрәнү музеенда якташыбыз, рәссам, Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы Мәхмүт Исмәгыйлевның 75 яшьлек күркәм бәйрәме уңаеннан «Әйтер сүзләр калган әле...» дигән иҗат кичәсе узды һәм шәхси күргәзмәсе ачылды. Кичәне китапханәче Лилия Саттарова алып барды, якташыбызның тормышы, иҗаты белән таныштырды. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Мәхмүт абый тумышы белән районның Мәмәшир авылыннан. Ул Нократ Аланының машина-төзелеш заводында эшләгәндә Разыя исемле авылдашы белән тормыш кора, балалар тугач, гаилә Чаллы шәһәренә күченә. «Камаз» заводында 33 ел эшләү дәверендә ул гади хезмәткәрдән директор урынбасары вазифасына кадәр күтәрелә. Әмма сәламәтлеге какшап китеп, аңа катлаулы операция кичерергә туры килә, шуннан соң ул кире заводка әйләнеп кайта алмый.

«Лилия кызыбыз Төркия егетендә кияүдә. Берничә ел оныкларны карашырга дип, алар янына барып йөрдек тә, аннары үзебез дә шунда күчендек. Хәзер инде, шөкер, туган якка кайттык, Кукмарада яшибез», - ди ул.

Якташыбыз кечкенәдән рәсем ясау белән мавыга. Аның картиналары арасында натюрморт, пейзаж жанрында иҗат ителгән хезмәтләр һәм шәмаилләр бар.

Чарада катнашкан район башлыгы киңәшчесе Равия Кәримуллина, Мәхмүт абыйның авылдашлары, «аккалфак»лылар, сәнгатьне үз итүче райондашлар, кайткан кунаклар үзләренең истәлекләре белән уртаклашты, изге теләкләрен юллады. Равия Кәримуллина рәссамга район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатын тапшырды.

Иҗат кичәсендә Мәхмүт абыйның шигырьләре дә яңгырады, музыкаль номерлар да башкарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100