news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара терлекчеләре һәм ветеринария хезмәткәрләренең үз Сабантуйлары узды

Терлекчеләр аппарат сүтеп-җыю, итек киеп йөгерү, аркан көрәше һәм башка уеннарда көч сынаштылар.

Кукмара терлекчеләре һәм ветеринария хезмәткәрләренең үз Сабантуйлары узды
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 17 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Бүген Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадионында терлекчеләр һәм ветеринария хезмәткәрләренең Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бу турыда район басмасы яза.

Анда районның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чакырылган иде. Хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар.

"Терлекчелектә күрсәткечләребез әйбәт. Көн саен 280 тонна сөт савабыз, шулай ук ит җитештерү, бозауларда тәүлеклек артым алу буенча да республикада алдынгы урыннарда барабыз. Авыл хуҗалыгында терлекчелек белән игенчелекне бер-берсеннән аерып булмый. Терлекләргә җитәрлек күләмдә азык запасы туплый алдык, - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Сабантуй район үзешчәннәренең матур җыр-моңнары белән үрелеп барды. Терлекчеләр рәхәтләнеп ял иттеләр, аппарат сүтеп-җыю, итек киеп йөгерү, гер ату, аркан көрәше һәм башка уеннарда үзләрен сынап карадылар, командалары өчен тирләп-пешеп җан аттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100