news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара тарихи җирлекләр һәм кече шәһәрләр конкурсында 55 миллион сум акча отты

Әлеге акчалар элеккеге бертуган Комаровлар йортының ишегалдын кунак ихатасына әверелдерү өчен кулланылачак.

(Кукмара, 7 июнь, "Татар-информ, "Хезмәт даны"). Шушы көннәрдә генә тарихи җирлекләр һәм кече шәһәрләрнең Бөтенроссия конкурсында катнашып, Кукмара 55 миллион сум акча отты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

- Бу безнең район өчен зур җиңү булды. Анда Россиянең 82 төбәгеннән 455 заявка тапшырылып, Татарстаннан барлыгы 14 эш җиңүгә иреште. Исемлектә безнең Кукмара шәһәре дә бар, - ди район башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин. - Әлеге акчалар элеккеге бертуган Комаровлар йортының ишегалдын кунак ихатасына әверелдерү өчен кулланылачак. Тарихи-мәдәни кыйммәткә ия бу биналарны реставрацияләп, әйләнә-тирәсен төзекләндереп, туристларны да җәлеп итәрлек ял итү-сәүдә урыны булдырылачак. Проект нигезендә биредә атриум формасында ябык ихата булдырылып, анда төрле мәйданчыклар ясалачак. Шул исәптән ярминкә павильоны, кафе, машина кую урыннары, сәүдә рәтләре урнаштыру күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot