news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара табиблары пациентлардан килгән бүләк турында хәбәр итеп барырга тиеш булачак

Сораштыру ЮХИДИ хезмәткәрләре арасында ришвәтчелекнең кимегәнен күрсәткән.

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кукмара районында коррупция буенча халыктан сораштыру нәтиҗәләре беренче урында сәламәтлек саклау өлкәсе торуын күрсәткән. Бу нисбәттән, Кукмара Үзәк район хастаханәсе табибларына билгеле бер таләпләр куелган. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев хәбәр итте.

"Узган елда сораштыру буенча беренче урында ЮХИДИ иде. Хәзер бу күрсәткеч кимеде, халык арасында полициягә ышаныч артты. Быел коррупция күрсәткече Үзәк район хастаханәсендә күбрәк. Әлбәттә, бу безне борчый. Кеше дәвалану өчен килә дә, аннары берәр табибка бүләк калдырасы килә. Бу да коррупция бит инде. Әгәр шундый фактлар булса, хастаханәнең баш табибына таләп куйдык: бөтен бирелгән бүләкләр "активлаштырылырга" тиеш. Табиб алса, "миңа шундый бүләк бирелде" дип язарга тиеш. Йә бу бүләктән баш тартырга, йә активлаштырырга тиеш. Быел әле мондый очраклар булмады. Гомумән алганда, кешедә ышаныч барлыкка килә башлады, сораштырудан шуны күрдек", – дип белдерде Сергей Димитриев.

Ул коррупция күрсәткеченең былтыргы 17 проценттан быел 12 процентка калуын белдерде.

Канунсыз җир үзләштерүләргә килгәндә, район башлыгы "Татар-информ" хәбәрчесенә хәзер мондый җинаятьләр кимүен әйтте. "Элегрәк бу фактлар булды, гаеплеләр җәзаларын алды, җир участоклары районнарга кире кайтарылды", – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100