Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара төбәгенең Туембаш авылында ял паркы ачылды
Парк булдыру эшеннән авыл халкы да читтә калмады, нәтиҗәдә, 300 төп агач утыртылды һәм тиешле җиһазлар куелды.
(Кукмара, 7 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”). Туембаш авылы җирлегендә узган ел нигез салына башлаган ял паркы кичә файдалануга тапшырылды. Паркны ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, "Тойма" ширкәте җитәкчесе Рәҗәп Галеевлар да катнашты, дип хәбәр итә Кукмара районының “Хезмәт даны” газетасы.
Аерым алганда, бу хакта “Наш Кукмор” сайты акчыклык керткәнчә, быел республикада иң яхшы җирлекләр арасында үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча Туембаш авылы җирлеге 1 млн сумлык грант откан иде, әлеге акча парк булдыруга тотылды. Бу эштән авыл халкы да читтә калмады, нәтиҗәдә, 300 төп агач утыртылды һәм тиешле җиһазлар куелды. Хәзер парк тулы көченә эшли, анда олысы да, кечесе дә бик теләп ял итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз