Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара төбәгендә берәү туганына мылтыктан аткан
Җинаятьнең сәбәбе - көнчелек
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Кукмара районы Вахит авылы кешесенә карата җинаять эше кузгатылды. Ул 19 декабрь төнендә Түбән Шәмәрдән авылында яшәүче бертуган апасының улына “Сайга” ау мылтыгыннан аткан. Нәтиҗәдә, туганының аягы, җилкәсе зарарланган. Беренчел фаразлар буенча, җинаятьнең сәбәбе - көнчелек .
“Әлеге затка үтерү белән янау маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бүген ул ике айга сак астына алынды. Тикшерү эше дәвам итә”, - диде Арча районара тикшерү комитетының тикшерүчесе Диләрә Мортазина.
Бу хакта районның “Хезмәт даны” газетасы хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз