news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара спортчылары самбо буенча Бөтенроссия турнирында катнашты

Булат Закиров Россия Федерациясе спорт остасы нормативын үтәде.

(Кукмара, 3 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Казанда халыкара спорт остасы Нәкыйп Мәдьяров истәлегенә самбо буенча традицион XXVII Бөтенроссия турниры үтте. Анда кукмаралылар да катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кукмара районының "Зилант" спорт мәктәбеннән Булат Закиров 68 килограмм үлчәү авырлыгында чемпион калды һәм Россия Федерациясе спорт остасы нормативын үтәде. 60 килограмм үлчәү авырлыгында Энҗе Йосыпова, 74 килограмм үлчәү авырлыгында Альберт Шәңгәрәев бронза медальләр яуладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot