news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара спортчылары Грециядән ун комплект медаль белән кайтты

Грециянең Лутраки шәһәрендә армрестлинг буенча егетләр һәм кызлар арасында Европа беренчелегенә ярышлар узган.

Кукмара спортчылары Грециядән ун комплект медаль белән кайтты
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 22 май, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Грециянең Лутраки шәһәрендә армрестлинг буенча егетләр һәм кызлар арасында Европа беренчелегенә ярышлар узды. Анда кукмаралылар ун комплект медаль яулаган. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

- Безнең спортчылар бик лаеклы чыгыш ясадылар. Динә Гайнанова - ике алтын, Эльмира Шәфигуллина – ике көмеш, Таңсылу Гыйлемуллиналар ике бронза медаль яулады. Әминә Тимерова - көмеш призга, Диана Әминова дүртенче урынга лаек булды.

Шулай ук терәк-хәрәкәт аппараты белән бәйле авырлыклары булган спортчылар арасында Илмир Мохтаров көмеш медальгә ия булды, - диде тренерлары Рузия Габдрахманова.

Рузия Габдрахманова, ветераннар арасында уң һәм сул кул көрәшендә алтын медальләр яулап, мактау пьедесталының беренче баскычына күтәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot