news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара спортчылары Дөнья Чемпионатында катнашачак

Кызларны бәйгегә тренер Рузия Габдрахманова әзерләде.

(Кукмара, 21 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара сәламәтлек-белем бирү үзәгендә шөгыльләнүче кызлар тренер Рузия Габдрахманова җитәкчелегендә кул көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашты һәм җиңү белән кайтты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кукмара беренче гимназиясе укучысы Эльмира Шәфигуллина уң кулы белән – беренче, сулы белән икенче урынны, ә гомуми зачетта беренчелекне алды. Зур Сәрдек гимназиясеннән Әминә Тимерова уң кулы белән – беренче, сулы белән дүртенчегә чыгып, гомум зачетта икенче урынны алды. Кукмара 3нче мәктәбеннән Наталья Ирбулдина сул кулы белән өченче урынны яулады. Кызларны чын күңелдән котлыйбыз, Польшада узачак Дөнья Чемпионатында уңышлар телибез, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot