news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара синоптигы Фәйзрахман Бариев: Яз көттереп киләчәк

Март бик җылы килергә охшаган, бу төрле корткыч бөҗәкләр өчен уңай шартлар тудырачак, дип саный ул.

 (Кукмара, 15 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Гыйнвар ае – язга борылыш, диләр. Чыннан да, чатнама суык көннәрдә дә кояш инде нурларын мулрак сибә. Әмма Кукмара районының Рудник авылында яшәүче һәм табигатьне күп еллар дәвамында күзәтеп баручы Фәйзрахман Бариев әйтүенчә, яз көттереп киләчәк, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

“31 декабрьдә җылы булды, димәк, кыш озакка сузылыр, - ди Фәйзрахман Бариев. – Түбә читләренә күз салыгыз: декабрьдә көннәр җылынып алганнан соң "эленгән" боз сөңгеләренең озын булуы да кышның тиз генә чигенмәячәге турында сөйли”.

Аның сүзләренчә, мартта, гадәттәгечә, суык булачак. Май ае исә, сынамышларга караганда, бик җылы килергә охшаган. Мондый һава торышы төрле корткыч бөҗәкләр өчен уңай шартлар тудырачак. Алар, алмагач һәм башка җимеш агачларының чәчәкләренә зыян китереп, уңышка начар йогынты ясаячаклар дигән сүз бу, диелә фаразламада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100