Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара шәһәр мохитен булдыру өчен яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсы финалына чыкты
«Архитектура десанты» архитекторлары тарафыннан башкарылган проект иминлек, матурлык, туризм һәм эш урыннары дигән максатларны үз эченә ала.
(Кукмара, 26 июнь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). «Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә шәһәр мохитен булдыру өчен яхшы проектлар» Бөтенроссия конкурсының актуальлеге елдан-ел арта. Әлеге бәйгедә бу юлы да Кукмара катнашты һәм финалга үттек.
Конкурс эшенә керешкәнче шәһәрнең кайсы өлешендә төзекләндерү, яңарту эшләре алып барылачагын социаль сораштыру нәтиҗәләре буенча ачыкладык. Күпчелек Кукмараның үзәктәге Ленин һәм Ворошилов урамнары өчен тавыш бирде. Җиңү яулаган очракта киләсе өч-биш ел эчендә район үзәк дәваханәсеннән алып базар каршындагы светофорга кадәрге арада зур күләмле эшләр башкару планлаштырыла.
"Урамнарны яңартып, без күп кенә глобаль проблемаларны хәл итә алачакбыз. Ворошилов һәм Ленин урамнары буйлап җәяүлеләр өчен тротуарлар бар. Әмма ул участокларда уңайлы юл аша чыгу урыннары системасы булмау күзәтелә. Бу исә кешеләрне юлның кайбер тиеш булмаган урыннарыннан кисеп чыгуга этәрә. Районда транспорт саны күп булу сәбәпле, бәхетсезлек очраклары да елдан-ел арта", - дип сөйләде район архитекторы Ләйсән Зәйнетдинова..
«Иминлекне тәэмин итү өчен тиешенчә җиһазландырылган җәяүле юллары ясау, алар янына яктырткычлар урнаштыру да мөһим. Проектта велосипедчылар һәм самокатта йөрүчеләр өчен махсус урыннар, автомобильләр өчен тукталышлар да булдыру каралган», - диде ул.
«Архитектура десанты» архитекторлары тарафыннан башкарылган проекттан күренгәнчә, ул үз эченә иминлек, матурлык, туризм һәм эш урыннары дигән максатларны ала. Чыннан да, җәяүлеләр өчен имин мохит булдыру, шәһәрдә бердәм архитектура-сәнгать стиле формалаштыру, шәһәр урамнарында яңа коммерция нокталары оештыру бик кирәк. Төзекләндерү исә туризм һәм бизнес үсешенә дә ярдәм итәчәк.
Район архитекторы Ләйсән Зәйнетдинова сүзләренчә, грант акчалары хисабына шәһәрне матурлау эшләре берничә этапта алып барылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз