Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара самбочылары Казандагы ярышлардан призлы урыннар алып кайтты
Алар Марс Бәдретдинов кулы астында шөгыльләнә
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Казан шәһәрендә үткән самбо буенча ачык беренчелектә Кукмара районының “Зилант” спорт мәктәбендә тренер Марс Бәдретдинов кулы астында шөгыльләнүчеләр Татарстаннан гына түгел, Чуашстан, Мари Иле, Ульян өлкәсеннән килгән көндәшләре арасында күркәм нәтиҗәләр күрсәттеләр. Антон Платонов (4нче урта мәктәп), Алмаз Минисламов, Искәндәр Шәрәфиев( Кукмара гимназиясе) – 1 урынны, Таһир Шәфигуллин (4нче урта мәктәп) – 2 урынны, Айнур Шәймарданов, Максим Данилов (4нче урта мәктәп) призлы 3 урыннарны яуладылар, дип белдерә “Хезмәт даны” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз