news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара шәһәрендә «Хидәят» рухи тәрбия үзәге ачылды

«Тәрбия үзәген булдыру Кукмара мөхтәсибәте вәкилләренең күптәнге хыялы иде», - диде Туеш микрорайоны мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфыйгуллин.

Кукмара шәһәрендә «Хидәят» рухи тәрбия үзәге ачылды
Зилә Мөбәрәкшина

Кукмара шәһәренең Туеш микрорайонында «Хидәят» тәрбия үзәге ачылды. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында, «V Мәчкәрә укулары» дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференциягә килгән кунаклар катнашында үтте.

«Тәрбия үзәгенең беренче нигез ташына киләчәк буыннарга нәсихәтләр белән хат – капсула салу тантанасы узган елның 7нче маенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында үткәрелгән иде. Бер ел дәвамында ике катлы бина сафка басты», - диде ачылышта Туеш микрорайоны мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфыйгуллин.

Үзәк 4 яшьтән алып 10 яшькә кадәр балаларга тәрбия бирүне максат итеп куя. «Тәрбия үзәген булдыру Кукмара мөхтәсибәте вәкилләренең күптәнге хыялы иде: ул кече яшьтән сабыйларны ислам дине рухында һәм мохитендә тәрбияләп үстерүне күздә тота. Бина төзелешендә мәхәллә халкы, җирле эшмәкәрләр, меценатлар зур активлык белән катнашты», - диде Айрат хәзрәт.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев әйтүенчә, төп максат - балаларга дини тәрбия бирү. «Президентыбызга рәхмәт, аның фатыйхасы, ярдәме белән эшләр башкарылды. Районыбызда дини тәрбия үзәге беренче тапкыр ачыла. Бездә күп милләтле, динле халык яши», - диде ул.

Район башлыгы «Хидәят» үзәге яшь буынга тәрбия өлкәсендә зур роль уйный уйнавын әйтте. «Районыбызда 77 мәчет бар. Бу үзәк беренчесе генә булмас», - диде ул.

ТР Диния нәзарәте баш казые Җәлил Фазлыев 1990 елларда балаларны ферма йортларында да, медпунктларда да укытуын искә алды. «Мондый үзәкләр ачылу турында күз алдына китерүе да авыр иде. Үзәк динебез өчен хезмәт итсен иде», - ди ул. 

Кукмара районы имам-мөхтəсибе Рəдиф хəзрəт Тимергалиев тәрбия үзәкләренә халык яратып йөрсен иде, дигән теләген әйтте.

Ислам динен кабул итүгə 1000 ел исемендəге Казан югары мəдрəсəсе җитəкчесе Ильяс хəзрəт Җиһаншин халыкны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм тәрбия үзәген булдыруга өлеш керткән кешеләргә рәхмәт хатларын тапшырды.

  • Тәрбия үзәгенең гомуми мәйданы – 240 квадрат метр. Үзәктә мөгаллимнәр бүлмәсе (методик бүлмә), киенү-чишенү һәм уенчыклар бүлмәсе, зур конференц-зал, ашханә, уку класслары урын алган. Бинага ут, су, җылыту системасы кертелгән, барлык эчке эшләр төгәлләнгән.
  • «Хидәят» үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге һәм I-IV сыйныф укучылары – берьюлы якынча 45 бала шөгыльләнә алачак. Мөгаллимнәр сабыйларга әдәп-әхлак дәресләре, дин нигезләре, гарәп әлифбасын укытачак. Өстәмә рәвештә инглиз теле, мәктәпкә әзерлек дәресләре, уен зонасы ясау, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус дәресләр кертү һ.б. көтелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100