news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының Ядегәр авылы мәчете ачылуга 15 ел тулды

2006 елда бу мәчеткә күренекле дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Каюмов истәлегенә “Габделхак” исеме бирелгән иде

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Кукмара районының Ядегәр авылында мәчет ачылуга 15 ел тулу уңаеннан чаралар узды. 2006 елда бу мәчеткә күренекле дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Каюмов истәлегенә “Габделхак” исеме бирелгән иде.

Тантаналы чараларда ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Габделхак хәзрәтнең бертуганы Захит Каюмов, Кукмара мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Самигуллин, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

2006 елда “Иман” нәшриятында Габделхак хәзрәт Каюмовның 85 яшьлегенә аның турында "Габделхак Каюмов - остазларнын остазы” дигән истәлекләр җыентыгы басылып чыкты, дип хәбәр итә Islamrt.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100