news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында өч көнлек матәм игълан ителде

Йортта чыккан янгында өч һәм алты яшьлек малайлар үлгән.

Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында өч көнлек матәм игълан ителде
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Кукмара районында Яңа Сәрдек авылында янгында балалар үлеменнән соң өч көнлек матәм игълан ителгән. Бу турыда Татарстанның Кукмара районы администрациясе порталында язылган.

“Янгында балигъ булмаган балалар үлеме сәбәпле, аларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, Кукмара районында өч көнлек матәм игълан ителә. 22, 23 һәм 24 февральдә барлык чаралар да кичектерелә. Балаларның фаҗигале төстә гомерләре өзелү сәбәпле якыннарының һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз”, диелгән хәбәрдә.

  • “Татар-информ” агентлыгы бүген иртән өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән, дип хәбәр иткән иде. Өлкән яшьтәге ханым, балаларны өйдә калдырып, ишегалдына чыккан. Янгын чыкканын күргәч, ул өйгә кермәкче булган, әмма төтен исеннән аңын югалткан. Янгында 3 һәм 6 яшьлек ике бала үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot