news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының Вахит клубында шоу-тамаша узды

Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.

(Кукмара, 28 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы  Вахит авылы мәдәният йортында авылның уңган-булган, тырыш, иң матур килен-кайнаналары катнашында "Кайнанасы нинди - килене шундый" дип исемләнгән шоу-тамаша үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Әлеге кичәгә бер-берсен хөрмәт итеп, үзара тату, гөрләп яшәүче биш гаилә чакырылды.

Тамашаны алып баручы, "Наза" фольклор ансамбле җитәкчесе, мәдәният йорты хезмәткәре Нәзилә Тимергалиева кичәнең катнашучылары турында тамашачыларга тулырак җиткерде. Аннан сүзне өлкән буын кайнаналарга бирде. Алар үзләренең килен булып төшкән чакларын искә төшерде. Һәркемнең бу тормышта үз язмышы, һәр заманның килен төшерүдә үз йола-тәртибе.

Тамашада катнашучы киленнәр килен булып төшү тарихын, кайнаналары турында бик җылы итеп сөйләделәр, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яшьләргә үзләренең киңәшләрен бирделәр.

Өйдә кем дә көч сынаша, сәхнәдә сынаша алу кирәк. Бу кичәдә киленнәр һәм кайнаналар арасында матур, кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылды, аларның осталыкларын тикшерделәр.

Шоу-тамаша талантлы җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды, диелә район хәбәрендә..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100