news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының Вахит авылында егетләр концерт куйды

3,5 сәгатьлек "Егетләр солянкасы" шоу-тамашасын 300дән артык тамашачы карады.

(Кукмара, 12 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районының Вахит мәдәният йортында әлеге авылның иң талантлы, тырыш ир-егетләре катнашында күптән көтелгән "Егетләр солянкасы" шоу-тамашасы узды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Егетләр солянкасы" – Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Тамашаларны карарга 300дән артык кеше килде.

Грандиоз шоу-тамашада нинди генә концерт номерлары юк иде! Моңлы җырлар, дәртле биюләр, кызыклы скетчлар, мәзәкләр, "Вахитов исемендәге" хуҗалыкта төшерелгән күңелле видеоязма һәм башкалар. Катнашучылар саны да быел 30га житте. Алар арасында хуҗалык, мәдәният, сәүдә йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар, укытучылар бар иде. Тамашачы катнашучыларга көчле алкышларын бүләк итте. Бу бәйрәм концертында һәркем рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100