news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының туганнар каберлегендә Бөтенроссия акциясе узды

Туганнар каберлегеннән алынган туфракны Россия Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе территориясендә саклау өчен Мәскәү шәһәренә озатачаклар.

Кукмара районының туганнар каберлегендә Бөтенроссия акциясе узды
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 21 июнь, “Татар-информ”, "Хезмәт даны"). Кукмара районында хәтер һәм кайгы көненә багышланган "Горсть памяти" Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясе узды. Ул Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан оештырылган. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Чарада шәһәрнең хәрби комиссары Равил Гафиев, администрация вәкилләре, ветераннар, "Яшь армиячеләр" хәрәкәте активистлары һәм башкалар катнашты.

Акция барышында район территориясендә урнашкан туганнар каберлегеннән бер уч туфрак алынды, ул Россия Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе территориясендә саклау өчен Мәскәү шәһәренә озатылачак. Әлеге гыйбадәтханә 2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ачылачак.

Акциядә катнашучылар һәлак булан Ватан сакчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм каберлеккә чәчәкләр салдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100