news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының Пычак авылында театр елы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

Биредә татар театрын оештыруга күп өлеш керткән әдипләр, күренекле шәхесләр иҗаты яктыртылды.

Кукмара районының Пычак авылында театр елы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 16 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районының Пычак авылында театр елы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Театр – тормыш көзгесе" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә китапханәче Фирдәүсә Галимова татар театрын оештыруга күп өлеш керткән Ильяс Кудашев-Ашказарский, Габдулла Кариев, Галиәскар Камал, Кәрим Тинчурин кебек алдынгы карашлы әдипләребез, беренче татар хатын-кыз артистка Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская кебек күренекле шәхесләребезнең иҗатына тукталды.

Болар – татар театрының язмышын үзләре сәхнәгә чыгып хәл иткән, аңа нигез салган бөек шәхесләр. Чара барышында тамашачыларга аларның иҗатына багышланган презентация тәкъдим ителде. Кичәдә укучылар тарафыннанә зерләнгән Данил Салиховның "Кызлар капкыныннан", Шәриф Камалның "Ут", Хәбир Ибраһимовның "Төпчек малай маҗаралары" әсәрләре тамашачылар күңеленә хуш килде

Чара барышында китап укучылар февраль аенда туган юбиляр язучылар Роза Хафизова, Фәнзаман Баттал, Нияз Акмалларның иҗат үрнәкләре белән дә танышты. Фирүзә 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100