Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районының Нырья авылында яңа балалар бакчасы төзелә
Төзелешнең гомуми суммасы 30 миллион сумны тәшкил итә.
(Кукмара, 31 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районының Нырья авылында яңа балалар бакчасы төзелә. Төзелеш мәйданчыгында өч бригада хезмәт куя. Биредә кыш дәвамында эш барды. Төзелешнең 70 проценты башкарылган инде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
- Февраль ахырында түбәне ябарга керешкән идек, ике атнадан инде төгәлләнер, дип планлаштырабыз. Төзелеш мәйданында өч бригада - 25 кеше хезмәт куя. Эшчеләребез түбә ябу белән беррәттән, кәрнизләрне "җыя"лар, чорманы җылыталар, ут чыбыклары сузу дәвам итә, идәннәргә бетон җәелә, - дип сөйләде участокның прорабы, Уразай авылы егете Заһир Ризагетдинов. - Штукатурчы кызларыбыз да булдыралар, һәр эш сыйфатлы итеп башкарыла. Кыш буе төзелеш материалларына бер дә өзеклек булмады. Суык көннәрдә дә эшебез барды. Чөнки оешманың тимер-бетон эшләнмәләр цехыннан тиешле таләпләргә туры килгән, кышкы көндә дә измәне катырмый торган махсус кушылма салынган бетон измәсе килеп торды.
Август ахыры-сентябрь башларында тапшырылачак яңа бакча 50 балага гына түгел, аларның әти-әнисенә, әби-бабаена да сөенеч алып киләчәк.
670 квадрат метр мәйданны биләүче, 50 урынга исәпләнелгән балалар бакчасы - соңгы елларда "Строй-Гарант" оешмасы төзегән бакчаларның дүртенчесе, Зур Сәрдек, Аш-Буҗи, Туембаш авылларындагы биналарның "игезәге". Төзелешнең гомуми суммасы 30 миллион сумны тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз