news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының Нормабаш чишмәсе янында "Чәй көне" бәйрәме уздырылды

Тирә-ягы ташландык хәлгә килгән чишмәне яңартып, аны ачу бәйрәме булган

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Кукмара районының Нормабаш авылында җәй уртасында балыкчылар ярышы оештырып, гаҗәеп бәйрәм ясаганнар иде. Аннан соң, ләм басып киткән, тирә-ягы ташландык хәлгә килгән чишмәне яңарту эшенә тотынып, узган атнада аны ачу тантанасын үткәрделәр.

“... Ике чишмә рәттән тын гына агалар. Суының тәмлелеге! Анда башкарылган эшләр, чишмә өстендәге матурлап- бизәп ясалган, чиккән сөлге-чүмечләр куелган корылма гына да ни тора. Чишмәдән тауга менгәндә беседка урнаштырылган. Анда берничә гаилә җыелып, бәйрәм ясарга була. Чишмәгә бетоннан коелган 60 метр озынлыктагы баскычлар алып төшә. Аның ике ягына көз көне алмагачлар, тау битенә зәңгәр чыршы, тау нараты, юкәләр утырту күздә тотыла. Чишмә территориясе чәчәкләргә күмелгән. Авыл халкы тырышкан. Кыскасы, - искиткеч!” – дип сурәтли андагы бүгенге күренешне районның “Хезмәткә дан” газетасы.

Әлеге чишмә борын-борыннан “Нәҗметдин чишмәсе” дип аталган. Риваятьләргә караганда, кайчандыр байлар шул чишмә үзәнендә, икенче берәүне үтерәм дип, ялгыш Нәҗметдин дигән ярлы кешене үтергәннәр. Аның каны тамган урында, имеш, чишмә бәреп чыккан. Чишмә ясаучылар аның исемен каршыдагы тау битенә да, капкага да язып куйганнар.

“...Иркен мәйданга авыл халкы, кунаклар җыелган. Ак яулыклы әбиләр дә, чал чәчле бабайлар да, яңа тәпи йөри башлаган сабыйлар да бар монда. 10 метрлы өстәл, туйга әзерләнгән шикелле, тәмле сый-нигъмәтләр белән тулган. 7 самавырны кайнатып торучы Шамилгә аеруча рәхмәт. Пылау җиренә җиткереп пешерелгән - Урта Азия халыкларыкыннан ким түгел иде: үзе шунда яшәп, гаиләсе белән Нормабашка кайтып төпләнгән Мәдинә апа Сәфәрованың уңган пешекче булуы күренеп тора.

Авыл халкы әзерләп китергән коймагы, бәлешләре, салаты, җиләк-җимеше,.. - санап бетерә торган түгел. Тәмле ит бәлешен пешерүчеләр кем булды дисезме? Полициядә эшләүче Гөлназ Гыйльфиева белән хуҗабикә Илүзә Гыйләҗева.

Бәйрәмне тавышы "Кукмара авазы" радиосы аша һәркемгә таныш булган Алмаз Гарипов җыр-биюләр, шигырьләр белән аралаштырып алып барды. Кукмарадан Әлфинур Юнысова, авылның үз җырчылары Рәүфә Әхмәтшина, Динә Абдуллина, тальянчы Тәлгать Зиннәтуллиннарның чыгышларын халык алкышларга күмде. Уеннарда каттнашучыларга бүләкләр дә мулдан иде. Менә шулай нормабашлылар бердәм булып эшли дә, ял да итә беләләр. Һәр авыл алардан үрнәк алсын иде”, - дип төзекләндерелгән чишмә бәйрәмен – “Чәй көне”н тәфсилләп яза җирле басма.

Бу чишмәне яңартып, тирә-ягын искиткеч гүзәллеккә әйләндерүдә Рашит Минегалиев белән беррәттән аның авылдашы Ринат Ганиевның, шулай ук бөтен авыл халкының, читтә яшәүче якташларының, "Урал" , Вахитов исемендәге хуҗалыкларның, “Кукмара” агрофирмасы җитәкчеләренең ярдәме зур булган. Чишмә төзекләндерүгә, авыл бәйрәмен үткәрүгә ярдәм күрсәтүчеләр исемлеге дә бирелгән, анда теркәлгән шактый озын исемлектә 200 сумнан 8000 сумга кадәр хәйрия ярдәме күрсәтелгәне теркәлгән, шул исәптән төзелеш материаллары белән дә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100