news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының Нормабаш авылында “Бәрәңге” бәйрәме узды

30-40ар килолы кабаклар, 1әр килолы бәрәңге, 40ар сантиметр озынлыктагы кишерләр дә бар иде...

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Кукмара районының Нормабаш авылында “Бәрәңге” бәйрәме узды.

Әлеге бәйрәм кысаларында узган ярминкәдә сортлы орлыклык һәм азыклык бәрәңгесе саттылар. Сатып алучылар район үзәгеннән, якын-тирә авыллардан да җыелган иде.

Кәбестә, кишер, суган, чөгендер, сарымсак, кабак кебек продукциягә дә сорау зур булды. Күрше Киров өлкәсенең Нократ Аланы районындагы Түбән Шөн авылыннан кәбестә төяп килгән машина да санаулы минутлар эчендә яртылаш бушап калды. Байлангар укучылары үстергән продукция дә тиз арада сатылып бетте.

Нәрсә генә үстермәгәннәр нормабашлылар: 30-40ар килолы кабаклар, 1әр килолы бәрәңге, чөгендерләр, 200әр граммлы суганнар, 40ар сантиметр озынлыктагы кишерләр тезелгән киштәне карап чыгарга гына да шактый вакыт кирәк булды. Бәрәңге белән пешерелгән кыстыбый, өчпочмак, дучмак, бәлеш кебек ризыкларны исә карап кына калмадык, жюри аларга бәя биреп, дипломнар һәм бүләкләр тапшырганнан соң, алардан авыз да иттек, дип белдерә “Хезмәт даны” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100