Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районының Лубян авылындагы чүплек полигонына агачлар утыртылды
Бирегә халык кабат чүп ташламасын өчен видеокүзәтү җайланмасы урнаштырырга, транспорт белән узмасыннар өчен каршылыклы киртә куярга планлаштырыла.
(Кукмара, 28 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы Лубян авылына "Россия өчен" Халык фронты" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре килде. Башкала кунаклары элеккеге чүплек полигонында һәм урман эчендәге агачлары киселгән диләнкегә нарат үсентеләре утырттылар. Агач утыртуга район газетасы, Башкарма комитет хезмәткәрләре, көллият укучылары, "Форпост" отряды егетләре, волонтерлар да кушылды, - дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.
Лубян авыл җирлеге башлыгы Рим Фәхразиев сүзләренә караганда, урман эчендәге ташландык карьер урыны 1999 елдан ачык чүплек полигоны буларак файдаланылган.
-Быелның гыйнвар аенда урман эчендәге әлеге 11,6 гектар мәйдандагы чүплектә янгын чыкты. Янгын өч көн дәвамында сүндерелде. КамАЗ лар белән андагы чүп-чарны Кукмарадагы полигонга ташыдык. Барлык чистарту эшләре төгәлләнгәннән соң, бу урын рекультивацияләнде. Анда хәзер агач үсентеләре утыртабыз. Кабат чүп ташламасыннар өчен видекүзәтү җайланмасы урнаштырырга, транспорт белән узмасыннар өчен каршылыклы киртә куярга планлаштырабыз, - ди Рим Фәхразиев.
-Февраль аенда биредә актив хәрәкәт вәкилләре тарафыннан чүп плигоны барлыгы ачыкланган иде. Без аны юкка чыгару бурычы куйдык һәм максатыбызга ирештек. Бүгенге көндә биредә чүп-чарның әсәре дә юк. Агач утырту акциясе кысаларында монда килеп яшелләндерү эше башкарырга, агач утырты эшен башлап җибәрергә булдык. Алга таба да әлеге урынны контрольдә тотачакбыз, - ди "Россия өчен" Халык фронты" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкиле Георгий Дикопольский.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз